22-28 июль – бавыр авыруларын профилактикалау атнасы
28 июль – Халыкара гепатитка каршы көрәш көне. В гепатитына каршы вакцина ясату инфекциядән саклый.
Вируслы гепатитлар проблемасы бик актуаль булып кала бирә. Нигездә, бу халыкның һәм медицина хезмәткәрләренең инфекция йоктыруны профилактикалау ысуллары турында аз мәгълүматлы булуына бәйле, башлыча, сүз В вируслы гепатитына каршы вакцинациянең халыкны җитәрлек дәрәҗәдә колачламавы турында бара, бигрәк тә йоктыру куркынычы булган төркемнәрдә.
Симерүнең арта барган вакытында бавыр авыруы мәсьәләләренә, аны профилактикалауга, диагностикалауга һәм дәвалауга аерым игътибар бирергә кирәк. Профилактиканың төп чаралары – дөрес туклану һәм җитәрлек физик активлык
Алкоголь куллануның сәламәтлек, бигрәк тә бавыр өчен зыянын пропагандалау да мөһим булып тора.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев