2026 елда объектларны төзекләндерү өчен 341 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде
Татарстанда яшәүче 341,6 меңнән артык кеше 2026 елга төзекләндерү объектларын сайлауда катнашып, тавыш бирде.
Процедура 12 июньгә кадәр дәвам итә. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Объектларны сайлау өчен
платформасында яки «ТР хезмәтләре» кушымтасы аша «Халыктан сораштыру» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. Анда 4 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар да катнаша ала.
Федераль дәрәҗәдә тавыш бирү «Бердәм Россия» партиясе һәм Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Шәһәр мохите» проекты кысаларында үткәрелә. Партиянең Генераль советы секретаре Владимир Якушев сүзләренә караганда, бөтен ил буенча 13,5 миллионнан артык кеше катнашкан. Ул Кемерово өлкәсе, Санкт-Петербург, Югра, Башкортстан, Бурятия, Кырым, Марий Эл, Свердловск һәм Тула өлкәләре, Сахалин, Чечня һәм Пермь крае халкының активлыгын билгеләп үтте. Якушев Белгород һәм Курск өлкәләренә аерым игътибар итте, анда да зур активлык күзәтелгән.
Якушев искәрткәнчә, һәр елны партия волонтерлары халыкка платформада ориентлашырга һәм төзекләндерү объектын сайлауда ярдәм итә. Ул шулай ук «Шәһәр мохите» проектының «Бердәм Россия» халык программасына керүен һәм 110 меңнән артык территорияне, шул исәптән 72 мең ишегалдын төзекләндерергә мөмкинлек бирүен әйтте. Биш ел эчендә проектта 40 миллионга якын кеше катнашкан.
«Шәһәр мохите» партия проектының Татарстандагы иҗтимагый советы рәисе, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин мәгълүматлары буенча, Татарстанда парклар, яр буе зоналары һәм скверларны да кертеп, 283 иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә мөмкин. Шулай ук кешеләр ишегалды территорияләрен дә сайлый ала, аларның 200е Татарстан Президентының 2026 елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасына керәчәк.
Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, Чирмешән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Тәтеш, Әлки һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр иң актив катнашучылар булган. Җиңүче объектлар «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм «Безнең ишегалды» республика программасы аша тормышка ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев