Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елда Татарстан сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга 250 млн сумга якын акча алган

Акчалар "Мәдәният" милли проекты буенча бүлеп бирелгән.

2020 елда Татарстан ил төбәкләре арасында сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджеттан иң күп акча алды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә әйтелде, дип хәбәр итте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Быел Татарстан - федераль бюджет өлешендә лидер. Бездә сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга якынча 250 млн сум акча федераль бюджеттан бүленгән", - диде Әюпова.

2020 елда шулай ук авыл клубларын ремонтлау эше дәвам итә.

“Ел кризислы, әмма бу катлаулы вакытта бер генә проектның да гамәлдән чыгарылмавы факт. Музыкаль инструментлар куелды, сәнгать мәктәпләрен төзекләндерәбез», - диде министр.

Шул ук вакытта "Иҗади кешеләр" федераль проекты ярдәмендә 700 дән артык кеше квалификация күтәрү курслары узган.

"Мәдәният" милли проекты РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2024 елга кадәр эшләнде һәм "Мәдәни мохит", "Иҗади кешеләр" һәм "Цифрлы мәдәният" өч федераль проектын үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев