2018 ел ир-атлар елы?
2018 ел Татарстанда ир-атлар сәламәтлегенә багышлана. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин җиткерде.
Министр билгеләп узганча, ирләр сәламәтлеге нигездә начар гадәтләр, стресс белән бәйле. Бу үз чиратында йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара. Моннан тыш әле алар, минем барысы да тәртиптә дип, диагностика узарга каршы килә, дәваханәгә бармый, табибка күренми. Һәм 2018 елда медицина хезмәткәрләренең эше ирләргә юнәлдереләчәк.
Фото: пресс-служба минздрава РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев