17 яшьлек үсмер әбисен үтергән
Лаеш районы Державино авылы янындагы кырда карга күмелгән өлкән яшьтәге хатын-кыз мәете табыла.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 18 февральдә Державино авылында 17 яшьлек егет әбисен кыйный һәм буа. Хатын-кыз аңын җуя. Үсмер, әбисен чанага салып, урманга алып китә һәм карга күмеп куя. Шунда 64 яшьлек хатын-кыз вафат була. Җинаять кылганнан соң егет урманда качып йөри. 18 февральдә өенә кайткач, аны тоткарлыйлар.
Моңа кадәр егетнең психиатрда учетта торуы ачыклана. Егет кылган гамәлләрен таный. Озакламый суд аңа карата чикләү чарасын сайлаячак.
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев