12 мартта Яшел Үзәндә махсус акция узачак
Яшәеш

12 мартта Яшел Үзәндә махсус акция узачак

Сыйфатсыз товар сатып алдыгызмы? Яки хезмәт күрсәтүче оешма алдадымы? Акчагызны ничек кире кайтарырга белмисезме?

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

12 мартта Яшел Үзәндә махсус акция узачак. Сезнең сорауларга Татарстан Республикасы буенча Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Яшел Үзән филиалы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Адрес: Яшел Үзән шәһәре, Первомайская ур., 14 (МФЦ филиалы).
Вакыт: 10.00 – 12.00.

Әгәр дә сез:

  • алдау корбаны булсагыз;
  • кибет яки салон белән низаг чыкса;
  • гарантия ремонты яки акчаны кире кайтару мәсьәләләре турында беләсегез килсә;

килегез! Белгечләр барысына да бушлай киңәш бирәчәк.


Нет комментариев