100 балл җыючылар – безнең горурлык
100 балл җыючылар – безнең горурлык
Чыгарылыш сыйныфлыларның һәм аларның якыннарының, мәктәп коллективының киеренке, йокысыз чоры – имтиханнар, аларның нәтиҗәләрен көтеп борчылулар инде артта, дәүләт йомгаклау аттестациясенә нәтиҗә ясалды. Аллаһка шөкер! Хәзер үзләре сайлаган уку йортларына узасы һәм шуның шатлыгы белән уртаклашасы калды. Бу шулай ук нерв кылларын яхшы гына тибрәтә торган вакыт, әлбәттә. Шуңа күрә, һәр чыгарылыш укучысына киләчәккә куйган максатларына җиңел генә ирешүләрен телибез!

Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 – максималь баллга тапшыручыларның бу яктан күңелләре тынычрак инде, әлбәттә. Ә безнең Яшел Үзән районында алар җиде бөртек! Узган елга караганда ике кешегә кимрәк.

Афәрин сезгә кызлар, егетләр! Югары нәтиҗәләрегез белән котлыйбыз! Бер кемгә дә яхшы билгеләр нурлы йөз өчен генә куелмый. Алар артында зур тырышлык ята. «Укытучыларыбызга, әти - әниләребезгә безгә карата шундый мөнәсәбәтләре, биргән белемнәре, белем алырга тудырган мөмкинлекләре һәм вакытлары өчен зур рәхмәт! Уңышның нигезе – үзеңә ышану, ялкау булмау, хаталарыңны аңлау һәм аларны төзәтү теләге. Укымыйча, белемне арттыру өстендә күп эшләми торып, яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмыйдыр ул», – ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев