Җыр һәм моң бәйрәме: Олы Ачасырда Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев концерты гөрләде
Телевизордан карау бер, якыннан күрү икенче икән лә ул. Тамашачы каршында җырлы, моңлы гаилә чыгыш ясады. Чын мәгънәсендә үрнәк гаилә...
Фото: социаль челтәрләрдән
Бик көттереп кыш килде,
Ап-ак карлар яудырды.
Бөтен җиһан җиңел сулап,
Ак юрганнар ябынды.
Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникул рәхәтләнеп ял итәргә, табигать кочагында саф һавада иркәләнергә менә дигән вакыт. Теләсәң концерт-театрга бар, күңелеңә хуш килсә, чаңгыда йөр, кар диңгезендә йөз.
Ә без концертны сайладык. Кемнәрнеке дисезме? Билгеле инде, туган авылым Олы Ачасыр мәдәният йортында үткәрелгән Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларныкын. Телевизордан карау бер, якыннан күрү икенче икән лә ул. Тамашачы каршында җырлы, моңлы гаилә чыгыш ясады. Чын мәгънәсендә үрнәк гаилә. Без, тамашачылар, концертка рухи азык алу, матурлык күрү өчен дә киләбез. Ландыш турында сылу, затлы, югары зәвыклы, шул ук вакытта гади артист дигән фикер туды. Үз-үзен тотышы, күлмәкләренең уйланып сайлануы күңелгә ятышлы. Ә Фәрит Таишев чын күңеленнән хатынын яратучы, хөрмәт итүче ир. Матур да җырлый икән. «Ак чәчәкләр», «Эзләдем бәгърем сине» җырларына кушылып утырдык.
Ләйлә Таишева – милләтебезнең киләчәге, якты йолдызы! СөбеханАллаһ, дип сокландык. Аның чыгышы һәр татар гаиләсе өчен үрнәк. Казанда яши бит, мәктәптә дә татарча гына укымый торгандыр. Ә ничек камил итеп ана телендә сөйләшә, матур итеп җырлый. Бөек шагыйребез М.Җәлилнең «Хәдичә», «Чәчәкләр» шигырьләрен зур осталык белән, сәнгатьле итеп сөйләгәндә тамакка төер тыгылды, киләчәгебез өчен горурлык хисләре кичердек. Зур рәхмәт, күркәм гаиләгә зур уңышлар, яңа үрләр телибез.
Һәр татар кешесе телебезне саклауда, милләтебезнең үсешенә үз өлешен кертсен иде. Моның бер һәм иң гади юлы – «Яшел Үзән»гә язылу һәм уку дип уйлыйм. Тәмле телле булыйк, матур һәм әдәпле итеп сөйләшик.
Ә мин авыл халкының эшли һәм ял да итә белүенә сокландым. Җыр һәм моң бәйрәменең күңел кылларын тибрәндерүе сөендерде. Бирегә күрше авыллардан, хәтта Казаннан махсус концерт карарга дип кайтучылар да бар иде. Туктап ял итә белү – үзе рухи азык. Афәрин!
Мәдинә Әдиятуллина. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев