Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“Ямьле минем, туган җирем

27 август Мулла Иле мәдәният йорты каршында, Республика көненә багышланган “Ямьле минем, туган җирем!” дип исемләнгән зур концерт булды.

Халык алдында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар һәркемнең күңеленә хуш килде.


-Бәйрәм бөтен халык башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән тәмамланды. Җәйге ял ялыктырган күрәсең халыкны, “тагын җырлагыз инде” дип сорап концерт беткәч тә таралырга уйламадылар. Концерттан соң яшьләр өчен дискотека дәвам итте.
Шушы матур чарада катнашучы талант ияләренә, ”Яшьлек” бию коллективы егетләренә, кызларына, моңлы җырчыларга, гармунчыларга һәм барлык эшләрен калдырып концерт карарга ягъни ял итәргә килгән авыл халкына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт һәм эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез, -дип язалар Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев