Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әй рәхәт тә соң мәдәният хезмәткәрләре өчен балаларның каникулда булулары

Мәдәният йортыбыз һәркөнне балаларның шат тавышыннан гөж килеп тора.

Балалар сабантуе узып та өлгермәде, инде мәдәният йорты каршындагы асфальт төрле төстәге сурәтләр белән бизәлде.
Балачакны искә алсак без барыбыз да акбур белән рәсем ясарга ярата идек. Әле ул вакытта кибетләрдә акбур да сатылмый иде. Әтиләрнең эш өчен юнәткән акбурларын чәлдереп коймаларга, рәшәткәләргә, капкаларга төрле рәсемнәр ясый идек. Бу - бик мавыктыргыч, күңелне күтәрә торган, әллә нинди хыялларга алып китә торган шөгыль иде. Бу шөгыльдән безнең күңелләребез күтәрелеп, кәефләребез яхшырып китә иде.
Ул бит рәсем ясау- мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү, иҗат, фантазия, игътибар, иҗади сәләтләрне үстерү, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тә.
Без Мулла иле мәдәният йорты каршында балалар белән, май аеннан алып көзгә кадәр, әллә ничә тапкыр төрле темаларга асфальтта рәсем ясыйбыз. Бу юлы китапханә белән берлектә асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрдек. Тема ирекле иде, шуңа да фантазияләре бай булган балалар чын рәссамнар шикелле үзләре яшәгән якны һәм аның табигатен чагылдырган рәсемнәр ясадылар. Балаларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде. Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль генә түгел, ә иҗат та, әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә.
Чара ахырына территориядәге барлык асфальт та төрле төстәге келәмгә охшап калды. Урыннарны билгелисе дә авыр булды. Яхшы кәеф күңелне төшерергә ирек бирмәде. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә призсыз калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев