Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода “Леском” паркын үстерү концепциясе турында фикер алыштылар

Ике сәгать дәвамында җыелучылар, шул исәптән мәктәп укучылары һәм педагоглар, җирле хакимият вәкилләре, туган якны өйрәнүчеләр һәм битараф булмаган гражданнар, Карасиха күле буендагы җәмәгать киңлегенең алга таба ничек үсеш алачагы турында фикер алыштылар.

Тәкъдимнәрдән: сулык аша җәяүлеләр күперләре, күргәзмә павильоны, прокат пунктлары, кафе һәм фотозоналар бар.

- Безнең өчен сезнең фикерегез бик мөһим. «Леском» паркының беренче өч чираты чыннан да бистәнең бизәге булып тора, һәм бүген бу Васильево кунакларының һәм халкының яраткан ял итү зоналарының берсе. Без хезмәттәшләребез, муниципалитет башлыгы Михаил Павлович Афанасьев белән берлектә, барлык искәрмәләрне һәм теләкләрне исәпкә алып, дүртенче чиратны төзүне планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте Яшел Үзәннең баш архитекторы Дамир Шакиров.

Барлык тәкъдимнәр архитекторларга бирелде. Аларны өйрәнгәннән соң, белгечләр төзекләндерүнең соңгы проектын тәкъдим итәчәк, киләсе елда ук аны гамәлгә ашыруга керешәчәкләр.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев