Васильевода "Билгесез солдат көне" акциясе узды
3 декабрь көнне Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.
Хәтер акциясенә Васильево бистәсе дә кушылды: туганнар каберлеге янында Бөек Җиңү өчен көрәшеп, Ватан өчен гомерләрен биргән, исемнәре билгесез, әмма мәңгегә тарихка кереп калган кешеләрне искә алдылар.
Акцияне Мәктәптән тыш хезмәт үзәге оештырды. Анда катнашучылар: Җиңү волонтерлары, Васильевоның икенче мәктәбе яшь армиячеләре шәмнәр кабыздылар һәм туганнар каберенә чәчәкләр салдылар.
Регина Чибрикова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев