Васильево рәссамы картинасы Халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителде
Вернисаж Казан Ратушасында уза һәм композитор София Гобәйдуллинаның 90 еллыгына багышланган.
Бу йөздән артык симфоник әсәр, солистлар, хор һәм оркестр, инструменталь ансамбльләр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен язылган көйләр авторы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1991 елдан София Әсгатовна Германиядә яши.
Күргәзмә залында Россия, Татарстан, Франция, Германия рәссамнарының картиналары тәкъдим ителгән. Васильево рәссамы Лариса Исәнбәтнең эше күргәзмәнең матур бизәге булды. Картина «Композитор. Авангард музыкасы» дип атала. Ул София Гобәйдуллинаның иҗатына багышланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев