Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылачак

«Балачак дөньясы» бакчасына инде хәзер үк язылып куярга мөмкин.

Учреждение 220 урынга исәпләнгән (барлыгы 12 төркем). Бакчада 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен ясле (15 кешегә кадәр) һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге төркемнәр (20 кешедән артык түгел) каралган. Моннан тыш, монда логопед төркемнәре ачарга планлаштыралар.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кояшлы урамы 39 йорт адресы буенча урнашкан. 

Хәзерге вакытта төркемнәргә балалар туплыйлар. Гаризаны Мәгариф идарәсенә түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: Яшел Үзән шәһәре, Ленин ур., 38, 11 кабинет. Үзегез белән бала туу турында таныклык, СНИЛС һәм ата-аналар паспорты булырга тиеш. Гаризаны шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин.

Параллель рәвештә балалар бакчасына хезмәткәрләр җыю да бара. Белем бирү учреждениесендә тәрбияче, тәрбиячеләр ярдәмчеләре, шәфкать туташы, пешекче һәм кухня хезмәткәрләре таләп ителә. 8(903) 062-02-28 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Балалар бакчасы мөдире итеп Вәлиева Татьяна Владимировна билгеләнде, элегрәк ул «Сосенка» бакчасын җитәкләде. Сүз уңаеннан, хәзер ул «Балачак дөньясы» филиалы булачак. 

Народная газета Васильево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев