Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Узган шимбәдә Яшел Үзән районының Раифа үзәгендә җирле халык акчасына җиһазландырылган балалар мәйданчыгы ачылды

Мәйданчыкта заманча өслек, барлык яктан әниләр өчен уңайлы эскәмияләр, куркынычсыз таулар, карусельләр һәм таганнар урнаштырылган.

Иң кечкенә кунаклар, яшь артистларның чыгышларын тыңлап бетермичә, комлыкта уйный да башлады.

Зуррак балалар тантаналы рәвештә тасманы кисте. Икенче сыйныф укучысы Данил Матвеев: «Мин аны бик көттем, бу мәйданчыкны. Искесе бөтенләй тутыгып беткән иде». «Бер генә авылда да мондый мәйданчыкны күрмәдем әле. Таганнар ошады, анда хәтта ятарга да була!»,- ди унбер яшьлек Энҗе Шәймәрданова. Ул мәйданчык ачылу чарасына Зур Ключидән килгән.

Шишовлар ярдәмендә иске футбол кыры да танымаслык булып үзгәрде. Биредә ышанычлы коймалар, чын капкалар, баскетбол боҗрасы һәм фан-зона барлыкка килде. Ачылу көнендә кырда мәктәп укучылары, авыл яшьләре һәм Раифа СУВУ тәрбияләнүчеләре командалары арасында иптәшләрчә матчлар узды.

Чарада РФ һәм ТР атказанган төзүчесе, узган елга кадәр предприятие җитәкчесе булып эшләгән, хәзер – пенсионер Сергей Шишов та булды.

"Минем бабам Раифага 1939 елда килде. Бүген инде биредә Шишовларның бишенче буыны яши. Бер оныгыма - 12, икенчесенә 6 яшь. Бу балалар мәйданчыгы авылга бөтен гаиләбездән, инде безнең арада булмаган әби-бабай, әти-әниләребездән бүләк... " » - дип мөрәҗәгать итте Сергей Анатольевич авылдашларына.

Тау һәм карусельләрдә уйнап караганнан соң, уңайлы катлам турында фикер алышканнан соң, яхшы якка үзгәргән уен кырын карап, җирле футболчыларның уңышлы уеннарына кул чабып, өлкәннәр: «Шундый юмарт бүләк күпме тора? – дип сорады. Сергей Анатольевич: «Балалар елмаюларыннан да кыйммәтрәк түгел...» - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев