Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Урысбага авылы мәчетендә, балалар өчен оештырылган ике атналык укуларның соңгы көне булды

Йомгаклау чарасына Яшел Үзәнгә Габделхәмит хәзрәт тә килде.

Ул укучы шәкертләрне сәламләп, мөселманнарның үзара сәламләү - Әссәләмәгеләйкум - сүзенең асылын аңлатты, үтемле вәгазь сөйләде.
 

-Узган ел 30 га якын бала йөрсә, быел балаларның саны 40 ка җитте. Сабыйларны гыйлем, тәрбия алырга мәчеткә ышанып җибәргәнегез өчен рәхмәт. Ике атнада эчендә без сабыйларның күңеленә изгелек орлыкларын чәчтек. Ә җимешләре безне куандырсын дисәк, мәчеттә өйрәнгән Догаларны балалар белән бергә кабатлап торсагыз, алар онытылмас,- дип мөрәҗәгать итте Урысбага авылы имамы Илшат абый Шиһапов.
 

Чыннан да балалар күп сурә аятьләрне яттан өйрәнгәннән. Моннан тыш, әхлак дәресләре дә үткәрелде.

Шәһәрдән дәү әниләре янына ялга кайткан татарча начар аңлаучы балалар да укулар да йөреп телләре шомара, аңа телебез саклауга да зур йогынты ясый мондый укулар. Укучылар өйрәнгән сурәләрне яттан сөйләп истәлекле бүләкләр дә отты.

Ә ахырдан балалар корбан итеннән пешерелгән пылау белән дә сыйладылар. Балаларның һәм оныкларның осталыкларына сокланып, килгән авылдашлар шушы укуларның оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Зур эш, саваплы эшегезнең әҗер саваплары булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев