Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Васильево бистәсенең 330 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты

Рөстәм Миңнеханов: «Васильево – республикабызның иң матур урыннарының берсе»

Юбилей датасы белән котлап: «Васильево – респуб­ликабызның иң матур урыннарының берсе. Аның тарихында төрле чорлар була, шул исәптән гади вакытлар да. Ләкин бүген Васильево күтәрелештә. Яңа инфраструктура объектлары, иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә. Иң мөһиме – биредә хезмәт сөючән, гүзәл кешеләр яши. Ышанам ки, Татарстан Хөкүмәте сезнең барлык башлангычларыгызга һәрвакыт ярдәм итте һәм итәчәк. Бәйрәм белән сезне! – дип ассызыклады Рәис.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанась­ев Татарстан җитәкчелегенә 2021 елда Васильево шәһәр тибындагы бистәнең социаль-икътисадый үсеш программасын кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.

– Без инде кайбер уңай үзгәрешләрне күрәбез. Әйе, эшлиселәр байтак. Әмма бу бурычларны без уртак тырышлык белән уңышлы хәл итә алачакбыз, – диде ул.

Бәйрәм тантанасы «Лесокомбинат» паркында узды.

2021 елда биредә төзекләндерү буенча масш­таблы эшләр башланды. Рөстәм Миңнеханов яңартылган иҗтимагый киңлек белән танышты. Аерым алганда, ял итү зоналарын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, йөгерү юлларын һәм йөрү сукмакларын карап чыкты. Быел төзекләндерүнең өченче чираты кысаларында суга чыгу эшләре башкарылды. Карасиха күле буенда пирс һәм җәяү йөрү мәйданчык­лары урнаш­тырылган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Афанась­ев паркта тал үсентеләре утыртты.

Бу көнне васильеволыларга тагын бер бүләк булып – «Дуслык» модульле спорт залы ачылды. Биредә футбол һәм баскетбол белән шөгыльләнеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев