Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Театр яктылыкка, нурга илтә: үзешчән театраль коллективларның II район смотр-конкурсы узды

Идел аръягы мәдәният йортлары һәм клублары каршында эшләп килүче үзешчән театраль коллективларның II район смотр-конкурсы узды.

Смотр-конкурсны Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында 2010 елда оешкан «Нур» коллективы уңышлы ачып җибәрде. Алар Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» драмасын сәхнәләштерде. Спектакльдә 10 кеше катнашты. Рольләр шулкадәр дөрес бүленгән – һәр артист үз образына туры килеп тора. Сәхнәдәге үзешчәннәр арасында авылда яшәүчеләр генә түгел, Казан мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче яшь белгеч Ләйлә Шиһабетдинова (Рәйхан ролендә) һәм Яшьләр театры артисты Илфат Гыйбадуллинның (Миңлебай ролендә) катнашуы күңелне сөендерде.

Гөлнур Абзалина (Мөнәвәрә), Гөлүсә Кәбирова (Сәрвәр), Рәзинә Гатиятуллина (Минҗамал), Зәринә Низамиева (Әсмә), Рәмзия Ганиева (Зифа), Марат Гатиятуллин (Һади Чалыш), Фәния Зыятдинова (Сөяксез Гайшә), Марсель Гафиятуллин (Кара Гөбәй) – барыгызга да тарих тәгәрмәчен артка әйләндереп, үткәннәргә кайтарганыгыз өчен зур рәхмәт! Үткәннәрне онытсак, бүгенгенең кадере ким булыр иде.

Күгәйлеләр уйнамады, ә сәхнәдә яшәде

Икенче тукталышыбыз Күгәй авылы мәдәният йортында булды. Алар Мөнирә Сафина пьесасы буенча «Ике болыт» драмасын тәкъдим итте. Спектакльдәге вакыйгалар бүгенге тормышны сүрәтли: ата-ананың бөтен гомерен балаларына багышлавы, ә балаларның картлык көнендә аларны артык йөк итеп күрүе... Спектакль бик нык тәэсир итте. Сәхнә һәм музыкаль бизәлеш профессиональ дәрәҗәдә иде.

Төп рольне (Гөләндәм) башкарган Рәмзия Заһидуллина сәхнәдә уйнамады, ә яшәде. Спектакль караганда шулкадәр елаганым юк иде, тамаша беткәч тә күз яшьләрен тыеп булмады. Хафизулла (авыл карты) ролен башкарган 8нче сыйныф укучысы Рөстәм Зиннәтуллинны аерым билгеләп үтәсе килә. 15 яшьлек егеткә карт кеше ролен башкару җиңел булмагандыр, тик ул сынатмады, бик тырышты. Гөлсу Гафурованың (Хәят) уенына соклансак, Фәрдияне (Рәмзия Зыкина) һәм Нәфисәне (Фәния Гыйрфанова) шулкадәр ышандырып уйнаганнары өчен күрә алмас дәрәҗәгә җиттек.

Ике авыл да сынатмады. Афәрин! Язмамны Габдулла Тукай сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

«Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр...»

Йолдыз Шәмгунова. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев