22 ноябрь көнне Тау Иле мәдәният йортында «Бәхет, әнкәй, өйдә син булу» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды.
- Концертта катнашкан дусларыма, хезмәттәшләремә зур рәхмәтемне белдерәм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балалар рәхәте тоеп яшәргә насыйп булсын.
Хөрмәтле әниләр, ак яулыклы әбиләр! Сезгә рухи көч, тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегез нурлы булуын телибез. Рәхмәт сезгә җылылык, наз һәм кайгыртучанлык өчен. Сезгә, кадерлеләребез, һәрвакыт һәм һәркайда үзегезне кирәкле һәм сөекле кеше итеп хис итүегезне телибез, – дип сөйли Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.
Нет комментариев