Тау Иле мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар ямьле Сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Гүзәл затлар! Сезне хөрмәт итеп,
Тәбрик итәм ихлас күңелдән.
Чәчкәләргә төреп, бик бәхетле,
Гомер телим йөрәк түремнән…
Киләчәктә барыр юлыгызны,
Урасын тик шатлык, мәбәббәт,
Язмышыгыз нурлы, назлы булсын,
Җанда булсын саулык, бәрәкәт!
Тау Иле мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар ямьле Сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Моңлы җырлар, дәртле биюләр һәм уен-көлке тулы бу кичә күңелләрдә якты истәлек булып калыр дип ышанабыз.
Бәйрәмебезне ямьләп килгән барлык авылдашларыма, кадерле кунакларыбызга һәм якын дусларыма зур рәхмәтемне җиткерәм! Сез булганда — авылыбыз җанлы, мәдәният йортыбыз нурлы!
Ихтирам белән, Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова
Нет комментариев