8 март — Халыкара хатын-кызлар көнендә Татар Танае авылы мәдәният йортында зур премьера булды.
Авылыбызның үзешчән артистлары Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Пар аккош» спектаклен тәкъдим иттеләр.
Тормыштан алынган бу әсәр беркемне дә битараф калдырмады: артистлар белән бергә еладык та, көлдек тә. Сәхнәдәге чын хисләр күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылды.
Әлеге онытылмаслык мизгелләрне Чулпан Гыйсмәтуллина ФОТОРЕПОРТАЖында карагыз.
Нет комментариев