«Тәрбиягә мохтаҗ туганнарын картлык көннәрендә үз өенә сыйдырган кеше – кеше инде ул!»
Кешене нәрсә олы йөрәкле итә икән? Барыбыз да андый түгел бит. Һәрберебез төрле. Кемдер бөтен дөньяны кочагына сыйдырырга сәләтле, ә кемнеңдер анда иң якыннарына да урын табылмый. Туганда ук биреләме ул киң күңеллелек һәм мәрхәмәт кебек сыйфатлар, әллә язмыш сабакларыннан яши-яши өйрәнәсеңме? Алай дисәң, кеше сабый чактан ук төрле инде, балаларны күзәткәнегез бардыр: берсе тик торганнан икенчесен тешләп алырга яки китереп сугарга, уенчыгы белән бүлешмәскә мөмкин, ә икенчесе бар нәрсәсен уртаклаша, еларга җыенучыны юата, авырттырган җиренә өрә, аны кызганып соңгы кәнфитен суза...
Язмамны мондый сораудан һәм аңа җавап эзләүдән башлавым юктан гына түгел. Чөнки заманасы тар күңеллеләнде, битарафлык гадәти күренешкә әйләнеп бара. Һәм кешелек шундый яшәү рәвешенә инде күнә дә кебек. Бу күбрәк шәһәргә хас, әлбәттә. Ә авыл әле җанлы, кешелекле. Әңгәмәдәшем, Күгеш килене Мөслимә Хәкимҗанова кебек олы йөрәклелеген югалтмаган. Һәм тыйнаклыгын. Никадәрле сөйләшеп утырып та, ярдәмгә мохтаҗ туганнарын үзләренә алулары турында ялгыш та сүз ычкындырмады. Яныбыздан узып барган бар апа (гафу, исемен сорамаганбыз) иңнәрен кочып: «Ачык йөзле, уңган-булган ул безнең Мөслимә. Авыру туганнарын картлык көннәрендә үз өенә сыйдырган кеше – кеше инде ул!» – димәсә, Хәкимҗановларның олы йөрәкле дә булуларын белмәс тә идек. Якыннары, авылдашлары моны белә әлбәттә, әмма шундый күркәм гаиләләр турында безнең дә газетабыз битләрендә язып, үрнәк таратасыбыз килә бит. Дөресен генә әйткәндә, матбугат эшенең асылы да шул – яхшылыкка өндәү.
21 ел элек Күгешкә килен булып төшкән Мөслимә үзе Бакырчы кызы. Һәм язмыш аны башыннан гына сыйпап үстермәгән. Яшүсмерлек чорына аяк баса гына башлаганда, кыз балага әнинең иң кирәк чагында, авырудан тернәкләнә алмаган әниләре Лютция 54 яшендә Аллаһ Тәгалә хозурына күчә. Дүрт бала: абыйсы, ике апасы һәм Мөслимә ана назыннан мәхрүм кала.
– Әти белән әбиебезгә чиксез рәхмәтлемен. Алар безне тәрбияләп, хәлләреннән килгәннең барысын да биреп, укытып, эшкә өйрәтеп үстерде, кеше итте, олы тормыш юлына бастырды. Әтиебез Равил бар гомерен безгә багышлады, әниебезнең якты истәлеген саклады, өебезгә башка хатын алып кайтырга теләмәде. Без дә кечкенәдән үк аңа тормыш тартырга ярдәмче булырга тырыштык. Ун яшемнән мин әти белән башмак-таналар көтүе, ә абый атлар көттек. Апалар да тик тормады. Эшләп үстек, Аллаһка шөкер, хезмәттән курыкмадык, – дип, зур кайгы китергән бала чакларын искә алды Мөслимә. – Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач та авылдан китәсем килмәде. Бер икеләнмичә фермага сыер саварга урнаштым. 26 башмактана алып, саварга өйрәттем.

Буй җиткергән кыз бала туган йортыннан оча инде ул, бигрәк тә Мөслимә кебек чибәр, уңган-булганнары. Кич Бакырчы клубына килгән Күгеш егетләренең берсе – Илхам исемлесе кызга беренче караштан үк күз сала. Һәм, күрәсең, йөрәген дә. Ярты еллап сынашып йөргәч, егет үзеннән ун елга яшьрәк кәләшенә тәкъдим ясый. Шулай итеп, Бакырчы да бер кызга кими, ә Күгеш бер яшь гаиләгә арта. Яшь килен монда да, уллары Инсаф дөньяга килгәнче, сыер сава. Аннары кызлары Илүзә туа. Әби белән бабай оныкларына сөенеп туя алмый.
– Колхозда гомере буе хисапчы булып эшләгән каенанам Фатыйма, Бөек Ватан сугышы ветераны, колхозның янгын сүндерүчесе, каенатам Хәсәнҗан бик әйбәтләр иде, бик дус булдык, кызлары кебек күрделәр, рәхмәт аларга, сүзләрем дога булып барсын. Хәзер дә алар фатыйхасы белән яшибез, – дип, бик җылы итеп искә алды Мөслимә иренең әти-әнисен.
Ул үзе дә әйбәт килен булгандыр. Начар кешегә беркайда да якты йөз күрсәтмиләр ул. 2014 елда каенанасы бакыйлыкка күчә. Аннары каенатасы бот башын сындырып, 4,5 ел урын өстендә ята. Аны карап, тәрбияләп, 2020 елда мәңгелеккә озаталар.
Инде, алдарак искә алганымча, бүгенге көндә (дүрт ел) бу гаилә Илхам ягыннан икенче буын абыйсы белән аның тормыш иптәшен, сәламәтлекләре ягыннан ярдәмгә мохтаҗ булганлыктан, үз канаты астына сыйдырган. Игелекләре Аллаһ рәхмәте булып, үзләренә кайтсын. Хәкимҗановлар кебекләр күбрәк булса, дөнья да чистарак һәм яктырак булыр иде.
Аларның ике баласы да кешеләргә кирәкле, мәрхәмәтле һөнәр сайлаган. Уллары фельдшер һәм Васильево хастаханәсендә ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли. Илүзә дә быел медицина көллиятенең беренче курс студенты булган.
Бу арада язмабыз геройларының борчулы көннәре әле, Инсаф 16 октябрь көнне хәрби хезмәткә – армия сафларына алынды. Исән-сау булып, киләсе матур көзләрдә шатлыклы күрешүләр насыйп булсын. Аллаһ Тәгалә саклап йөртсен үзен.
Менә районыбызның тагын бер күркәм гаиләсе белән таныштык. Бу тормышта кылган яхшылыкларының әҗер-савапларын тоеп, кешелеклелек үрнәге күрсәтеп, бәхетле яшәүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев