Шушы көннәрдә Мулла Иле мәдәният йортында кунакта «Райхан» халык фольклор коллективы булып китте
Шушы көннәрдә Мулла Иле мәдәният йортында кунакта Марий Эл һәм Чувашия Республикасында яшәүче милләттәшләребез - Урмай авылының данлыклы Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр-бию ансамбле һәм Республика татар мәдәнияте үзәгенең «Райхан» халык фольклор коллективы булып китте.
Алар безнең Мулла Иле авылының җыр-моң яратучы тамашачысына бай эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте.
- Кунак ашы кара-каршы дигәндәй безнең Мулла Иле мәдәният йорты каршысында эшләп килүче "Хәзинә" фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Концерт дәвамында сәхнәдән өч ансамбль дә үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәттеләр. “Дуслык күпере”дип аталган концерт программасын халык бик яратып карады, һәркемнең йөзендә җитдилек, горурлык хисе чагылды. Шушы очрашу кичәсе безне күрше республикаларда яшәүче милләттәшләребез белән бергә очраштырып кына калмады, залда утыручы тамашачыларның һәммәсенә онытылмаслык тәэсирләр, очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте. Безгә милләтебез өчен тагын да рухланып, ялкынланып яшәргә һәм эшләргә көч-дәрт өстәде. “Дуслык күпере"без дәвамлы һәм озын гомерле булсын дигән изге теләктә калыйк, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев