Сүнчәләй авылында авылдашларны һәм кунакларны бергә җыйган бик матур «Авыл бәйрәме» гөрләде
Бәйрәм ул — кеше яисә иҗтимагый тормыштагы әһәмиятле бер вакыйгага бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы, тантаналы көн.
Сүнчәләй авылында нәкъ менә шундый истәлекле һәм күңелле вакыйга булып узды! 27 июнь көнне авылдашларны һәм кунакларны бергә җыйган бик матур "Авыл бәйрәме" гөрләде. 

Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Хәйруллина хәбәр итүенчә, бәйрәм югары дәрәҗәдә үткән. Көн буе мәйданнан дәртле җырлар, матур биюләр һәм күңелле уеннар авазы тынмады. 
🕺
Бәйрәмне оештыруда катнашкан, килгән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез! Без бергә булганда гына авылыбыз тормышы шундый җанлы һәм кызыклы! ❤️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев