Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сөмбелә Абдуллина: «Шөкер, исән калдык, дип, баланы кочаклап, елап торганым гомергә истә...»

Июнь-июль айларын сагынып көтеп алам.

Җиләк җыю чоры бит ул! Хәзер табигать тә үзгәрде: җир җиләге дә июньдә үк өлгерә башлады. Билгеле, яшь барган саен, җыю авырая төшә. Барыбер барам, Аллаһка мең шөкер,барыбер җыям!

Балалар ачулана, сеңелләр шелтәли, «йөрмә» диләр. Мин җиләккә, гадәттә, үзем генә барырга яратам, әмма Безводный дустым Мәүлия килсә, бергә йөрибез. Фотоларга төшәбез, укыгандагы кызыклы хәлләрне искә төшерәбез, төрле темага фикер алышабыз, дусларча бәхәсләшәбез дә…

Җиләкле фото, йә җиләк савытын статуска куйсам, «безгә дә Бишнәгә кайтырга кирәк», диючеләр күбәя. Җиләк бөтен елга саен, һәрбер авыл саен, бер апа әйтмешли, мореее... Кызлар машинаны шәп йөртә, Биектау сеңелләр дә җаен тапты. Үз машиналарында якынрак авыл елгасына туктап җыялар...
Миннән берничә яшькә өлкән­рәкләрне җиләккә алып барсаң, ни буласын беләм. Йә кан басымы күтәрелә аларның, йә даруын оныткан булалар, йә эсседә хәле китә... Йә нәфесле булып, җыеп туктый алмыйлар. Минем шалт! үз вакытым бар: иеләсе килми башлауга, башкалар килеп җыярга да калсын, дип, кайтам да китәм... Кеше өчен җавап бирү гомер буе канда булса да, андыйларга азапланмаска кушып, җиләкне күчтәнәчкә биреп котылам.

Бишнәдә дә җиләк өелеп, савытка үзе керми. Күп җирләрне чабылмаган үлән баскан, анда җиләк азайган. Бездә дә кигәвен, чебен-черки, кыр­мыска тешли, авызны ачып, онытылсаң, муеныңа ук үрмәли, эсселек... Яфрагы күп, җиләге аз урыннар да очрый. Кайсылары, сездә елан бармы, дип аптырата. Җиләктә, шөкер, күргәнем булмады. Аның турында уйламаска гына! Тирә-юньне күзәтү дә бик кирәк! Иң мөһиме – өйдән чыкканда догалар укырга, Аллаһтан ярдәм сорарга онытмаска.
Менә бүген җыйганда куркытты бераз, кем аркамнан сыйпый дип, борылып карасам, бер зур әрем артымда... иелгәндә арканы сыдырып алды. Шөпшә оясына баскан чаклар да булды…

Мин Бишнәдә җиләк аз булса, Мари-Кавалына, Мәмдәл ягына, Маҗар, Карагуҗа ягына китеп җыям. Табигать җанлы: кошлар сайрый, кояш кыздыра, чәчәкләр хуш исе дөньяны тагын да яраттыра. Кыскасы, үзем генә булганда да бер дә күңелсез түгел. Бала-оныклар туры килми соңгы елларда. Кайсы студент, имтиханы бетмәгән, кайсы 11не бетерә, кайсы мәктәп лагеренда. Әти-әниләре эштә. Кайтсалар, үзебезнең хәлдән килмәгәнне эшләтеп калдырырга тырышабыз.
Җиләкне ятып, утырып, чүгәләп, мүкәләп җыясы булса да, ияләнгән, җиңел эш. Элек мин үскәндә авылда йөрми идек җиләккә, чөнки болыннар аз, көтү чыга. Балалык белән, белмичә, зираттагы җиләкләрне чүпләштерә идек. Хәзер хайван асраучы туган авылымда да аз. Бездә авылныкылар гына түгел, Арчадан да килеп җыялар икән.
Җиләк җыйганда, яңгыр ява башласа, тизрәк өйгә йөгерәсең. Бер­вакыт кечкенә кызым белән Мари-Кавалына җиләккә киттек. Кинәт яшенле яңгыр ява башлады. Өч чак­рым­нан җәяү тиз генә кайтырмын димә. Андый яшен күргән булмады башка. Ялт-йолт, җиргә көч белән китереп бәрә. Атларлык түгел, пычрак юл, коеп ява... Ирем трактор белән каршыга чыккан, тик авылга җитәрәк, ике юлның без кайтканыннан түгел, өстәгесеннән киткән. Көч-хәл белән Рәисә апалар янындагы ышыкка җиткәч, шөкер, исән калдык, дип, баланы кочаклап, елап торганым гомергә истә... Шуннан бирле кызым Лилия җиләккә дә бармады, җиләк тә ашаганы юк. Бары мин алып кайтканны чистарта иде үзе.
Хәзер алай төбен алып, азапланып утыру юк, яфрагы кышын витамин, дибез дә, ара-тирә күренгән зуррак яфрак төшсә, ошамаган сабакларын чистартып, юып, варенье ясыйбыз, йә катырып куябыз. Компот ясап вакыт үткәрүләр үткәндә калды.

Без бар нәрсәдән канәгать, шөкер. Дөньялар тынычлансын да, әле озак еллар бездән соң да бала-онык, оныкчыкларга дөньяга хозурланып, җиләк җыю язсын. Әәмиин!
 

Сөмбелә Абдуллина. Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев