Сания Шәйхуллина 95 яшен каршы алды
Акъегет авылының иң өлкән хезмәт ветераны Шәйхуллина Сания Җамалетдин кызына бүген 95 яшь тулды.
Аны олуг гомер бәйрәме белән районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков котлап, бүләкләр тапшырды. Сания ханымны шулай ук «Ак калфак» оешмасы, клуб мөдире һәм җирле мәчетнең хәзрәте дә юбилее белән тәбрик итте.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетле картлык теләделәр.
Без дә хөрмәтле Сания апаны тормыш бәйрәме белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев