Сабыйлар өчен махсус 1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәрү Бишнә мәктәбендә матур гадәткә әверелде.
Мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган бәйрәм быел тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.
- Бәйрәм башында гореф-гадәтләрне саклау, яңарту максатыннан татар халкының уеннары искә төшерелеп уйналды. ️️Бәйрәмдә яратылып уйнала торган традицион уеннар “Чүлмәк вату”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү”, “Капчык киеп йөгереш”, “Су ташу”, “Аркан тарту”, “Кул көрәше” һәм үзенчәлекле “Чаңгы ярышы”, “Яулык бәйләш”, “Балык тоту” уеннары җыр-бию белән бергә үрелеп барылды. Ә бәйрәмнең иң матур өлеше милли көрәштә авылыбыз егетләре көч сынашты.
🫕Бәйрәм тәмле ботка белән сыйланып тәмамланды, - дип язалар Бишнә мәктәбе Вк төркемендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев