Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан оештырылган күргәзмәдә Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабы МХОда катнашучылар өчен җитештерелгән 27 төр эшләнмәне күрсәтте.
- Бүген миңа һәм Фәрит Зыятдиновка Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев "Фронтка ярдәм өчен" медален тапшырды. Бу безнең тырышлыгыбызны һәм хезмәтебезне тану, – дип шатлыгы белән уртаклаша Роза Ягудина.
Нет комментариев