Осиновода хәрби хезмәттә булучыларга ярдәм җыю дәвам итә
Осиново бистәсендәге Грузинка чиркәвендә мобилизацияләнгән авылдашлар өчен гуманитар ярдәм җыю пункты эшли.
Теләге булган һәркем әйберләр алып килә ала - хәзер бозылмый торган азык-төлек товарлары, җылы кием һәм носкилар, дарулар, шәхси гигиена әйберләре кирәк. Кыскасы халыктан килгән теләсә нинди ярдәмгә дә шат булачаклар. Бүгенге көндә битараф булмаган кешеләрдән, бюджет оешмаларыннан, шәхси эшмәкәрләрдән, Осиново җирлеге башкарма комитетыннан ярдәм җыелган.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев