Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләделәр

Хөрмәтле өлкәннәребез!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез!

Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.

- 2 октябрь көнне Олы Шырдан мәдәният йорты хезмәткәрләре җирле үзидарә белән берлектә Олы Шырдан авылында яшәүче 66 өлкән буын вәкилләрен җырлап-биеп, матур теләкләр теләп, Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик иттеләр. Шулай ук бүләкләр тапшырдылар. Шушы күркәм бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, – ди татар халык мәкале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев