Олы Ачасырдан 8нче сыйныф укучысы Исламия Вәлиуллина да «Яшел Үзән» газетасы уздырган бәйгегә килеп кушылды. Газетабызның 30 еллыгы уңаеннан оештырылучы конкурсның берсе кул эшләренә багышлана.
Күрегез әле, Исламия авыл китапханәсенең «Изү серләре» кызыксыну клубында шундый матурлык иҗат иткән. Аның берсе якташыбыз Каюм Насыйриның 200 еллыгына, икенчесе «Яшел Үзән»нең юбилеена багышланып чигелгән. Афәрин!
Дуслар, эшләрегезне августка кадәр yashel_uzen@mail.ru электрон почтасына яки 8 927 413-83-43 ватсап номерына юллый аласыз. Бәйгеләребездә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.
Нет комментариев