Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортының “Зөбәрҗәт” ансамбле кызлары, матур көзге көннән файдаланып, табигатькә чыккан

Иртә язда башланган бакча эшләре азрак булса да кимеде төсле.

Шул уңайдан Олы Ачасыр мәдәният йортының “Зөбәрҗәт” ансамбле кызлары, матур көзге көннән файдаланып, табигатькә чыккан.

-Бакчадагы яшелчәләр җыелып бетте, кышлыкка әзерләнеп куелды. Кыскасы, эш беткәч, күңел ачарга ярый. Бездә, "Зөбәрҗәт" кызлары белән бергә табигатьтә бик күңелле ял иттек. Кадрия үзе үстергән кабактан бәлеш, Асия апабыз - кыстыбый, Бибинур апа үзе үстергән бройлер тавыгы, Әүхәдиева Гөлсинә апа духовкада кабыклы бәрәңге пешергән. Гөлнур үзенең бакчасында үстергән кавын, карбыз, виноград белән сыйлады. Нинди генә яшелчәләр, ризыклар юк иде өстәлдә һәм аларның барысы да үзебезнең хезмәт белән, тир түгеп булдырылган нигъмәт. Шундый матур табын әзерләп, "Ат улагы" чишмәсеннән алынган судан самавыр куеп тәмле чәйләр эчтек. Элеккеге уеннарыбызны уйнадык, мөнәҗәтләр әйттек, аралаштык, киләчәккә планнар кордык. Гел шулайбердәм булып яшәргә язсын, - дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Исегезгә төшерәбез, Олы Ачасыр мәдәният йортында капиталь ремонт бара. Эшләр әле ахырына кадәр төгәлләнмәсә дә, бинаны күрүчеләр, “аһ” итә. Искиткеч матур булачак, Аллаһ боерса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев