Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр»

Үзем сокланып гаиләләрнең тормыш юллары бәхетле, сикәлтәсез узсын. Аллаһ аларның бар теләкләрен чынга ашырсын.

Минем күзәтүләрем буенча, никтер бер мактаган кешене генә мактау гадәткә кергән. Бишнәдәге матур гаиләләр турында элек язган бар иде. Бу юлы ирләре үлгән, ләкин һаман да безнең күңелләрдә матур яклары белән үзләренә тартып тора, сокландыра торган кешеләр турында язарга булдым әле.

Безнең ике катлы йортта элек күршеләр булып торган Бикмуллиннар Бишнәдәге иң матур гаиләләрнең берсе дип саныйм мин. Без алар белән әле дә аралашып торабыз. Бишнәгә күчеп килгәч, иң үзәккә үткән нәрсә, ул мунча булмау иде. Кемнәргә генә мөрәжәгать итәргә туры килмәде инде ул мунча ягу өчен!
Бикмуллиннар – Фирүзә апа, Юнис абый аерым йортка бездән алданрак күчеп, мунчалы булгач кына, кечкенә кызыбызны алып кайттык. Рәхмәт яугыр­лары, бала тугач, бик еш аларда мунча кердек. Изгелекләрен һич онытмыйм. Юнис абыйның урыны оҗмахта булсын! Ул авырганда, минем мәдрәсәдә имтихан биргән вакытым иде. Без аста торгачмы, интернет начар тота. Ашыгып аларга менеп китәм, Юнис абыйның яшәвенең соңгы айлары булса да, бер дә караңгы чырай күрсәтмәде. Бер бүлмәдә оныклары Гөлназ, икенчесендә мин имтихан бирдем. Безне ул елны мартта ук өйдән торып укырга җибәргәннәр иде. Аннан, алардагы тынычлык, пөхтәлек үзенә тартып тора. Бөтен йорт-җирләре җәен шау чәчәктә утыра.
«Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр» дигән мәкаль алар гаиләсенә туры килеп тора. Уңганлыклары, тырышлыклары кызлары гаиләләренә, оныкларына да күчкән. Йортлары яныннан да сокланып үтәсең.
Гөлназны, мәктәп беткәнче, бераз укытып калдым. Бар эшне төгәл, вакытында башкаруы хәтердә нык калган. Бөтен ярыш, конкурс, олимпиадаларда да иң актив катнашучым ул булды.
Бишнәдә мин хөрмәт иткән тагын Галиевлар гаиләсе яши. Кызганычка, Фоат бакыйлыкка күчте. Авылдагы иң тыйнак, иң эшчән, гаиләсе өчен барын эшләүче ир иде. Шәхси тракторы булгач, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, каршы килмәс, йомышны үтәр, беркайчан да комсыз булмады. Бик итәгатьле. Балалары шулай ук бик эшчән, тыйнаклар. Күп сөйләмиләр, тырышып эшләүләрен генә беләләр.
Ризәлә гомер буе, шулай ук, кеше хәленә керә торган, ярдәм итәргә атлыгып торучылардан.
Сабыр, тыйнак, булдыклы, уңган. 3 балаларын да укытыр­га туры килде. Тәртиплеләр, тырышлар, әле дә шундыйлар.
Кече кызлары Рания минем сыйныфта укыды. Бик тырыш, актив, мөлаем кыз.
Менә бик сирәкләр генә булдыра ала торган эшмәкәр ул! Авылда үз кибетен тота. Бу – үҗәтлек сорый торган, конкурентлардан калышмыйча башкара торган эш. Авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгырту зур җаваплылык сорый. Көн буе аяк өстендә эшеңне башкаргач та, күпме без белмәгән хезмәт, товарлары өчен җаваплылык бар бит әле. Төрле холыклы кешеләр белән җай табарга кирәк.
Улы Илмаз да бик итәгатьле, тырыш булып үсеп килә. Беркем искә алмаганда да, Рания мине бер дә онытмый: туган көн белән дә котлый, хәлләрне сораша, йөзе һәрвакыт ачык. Аллаһ аңар, бөтен гаиләләренә, бар эшендә ярдәмен бирсен. Әмин!
Авылдагы Сәхабетдиновлар гаиләсен дә мактап телгә аласым килә. Ольганың ире Фердинанд үлгәнгә дә шактый еллар үткән инде. Кызганыч, аңа бик иртә улын да күмәргә туры килде. Ире, улының урыннары оҗмахта булсын! Әәмиин!
Ире үлгәч тә, тормышыннан зарланмады. Гади авыл хатыны матур итеп, тырышып гомер итте. 3 баласын кеше итеп тәрбияләде. Соңгы елларда оныкларына матур тәрбия бирә. Совхозда авыр эштә – фермада хезмәт куйгач, сәламәтлеге дә какшагандыр, тик зарланып торганын бер дә күргәнем булмады. Юлда туры килсәк, «бар да яхшы» дигәнен генә ишетәм...
Бигрәк тә Илсинә исемле оныгы белән юлда еш очрашырга туры килде. Үзе ачык, үзе матур итеп сөйләшә ул. Соңгы вакытларда машина йөртергә өйрәнгән. Юлда бер дә калдырмый.
Әллә каян дәшеп тора. Гаилә корырга да өлгергән. Аның тормыш юлы бик матур узсын! Гомумән, үзем сокланып яшәгән бу гаиләләрнең тормыш юллары бәхетле, сикәлтәсез узсын. Аллаһ аларның бар теләкләрен чынга ашырсын. Бәрәкәтле, тыныч тормышта яшәсеннәр. Үлгәннәренә оҗмах насыйп булсын. Җир йөзебез тыныч булсын!



Иң изге теләкләр белән,
Бишнәдән Сөмбелә Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев