Норлатның «Өмет» волонтерлар штабында эш туктап тормый
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатның «Өмет» волонтерлар штабында эш туктап тормый

Ихлас ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә!

- Үзләренең изгелекләре һәм тырышлыклары белән безне 8А сыйныфы укучылары (15 укучы) сөендерде. Яшь волонтерларыбыз өлкән буын вәкилләренә ярдәмгә килеп, бергәләп 1 антидрон һәм 1 маскировка челтәре үрделәр.
Яшьләрнең битараф булмавы, хезмәт сөюе күңелне җылыта. Зур ярдәмегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Сез — безнең горурлыгыбыз, - дип яза штаб җитәкчесе Роза Ягудина.

Шулай ук Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллинга һәм барлык авыл халкына егетләребезгә ярдәм җыйганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең бердәмлегегез — безнең җиңүгә зур өлеш.


Нет комментариев