Норлат китапханәсенә йөрүчеләр акциядә катнашты
Норлат авыл китапханәсе укучылар белән Татарстан республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында “Әкиятләр аша тынычлыкка һәм бердәмлеккә: туган телдә укыйбыз” дигән Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Акцияне оештыручы - "Республика балалар китапханәсе" ТР ГБУК.
Китапханәче “Камыр батыр” татар халык әкиятен кычкырып укыды. Ә бу әкият күп кенә балаларга таныш булганга, алар бик рәхәтләнеп китаплардан әкиятләр өзекләрен сөйләп күрсәттеләр. Пазллардан төрле әкиятләр җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев