Норлат авылының хөрмәтле кешесе Сания ханым Ганиева, үз йорты каршында искиткеч чәчәкләр үстереп, кешеләргә матурлык, яхшы кәеф бүләк итә
Норлат авылының хөрмәтле кешесе Сания ханым Ганиева Норлат ательесы ветераны, күп еллар якташларына матур киемнәр тегә.
Ә бүген ул үз йорты каршында искиткеч чәчәкләр үстерә, кешеләргә матурлык, яхшы кәеф бүләк итә.
Менә көз җитте, чәчәкләр әле дә тирә-юньгә ямь бирә. Шулай итеп, Сания апа кебек гүзәллеккә гашыйк булган шат күңелле кешеләр, яшьләренә һәм сәламәтлекләренә карамастан, тулы канлы тормыш алып баралар.
Афәрин! Якташыбызга озын, бәрәкәтле гомер, нык сәламәтлек, көч һәм энергия телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев