Норлат авылыннан Сания апа 95 яшьлеген каршы алды
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авылында яшәүче Төхфәтуллина Сания Мөбарәкша кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Сания апа күп еллар Тау Иле авылында сыер савучы булып эшләгән. Тормыш иптәше Зәбихулла абый белән ике ир бала үстергәннәр. Бүгенгесе көндә Сания апа туганы Рәисә янында яши.
Авыл җирлеге җитәкчелеге юбилярны котлап, озак елларга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет теләп, бүләкләр тапшырды.
Котлауларга без дә кушылабыз, тыныч тормыш һәм иминлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев