Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Нигмәтуллина Сания Гәрәй кызы 95 яшьлеген каршы алды

Сания Гәрәй кызы 1930 елның 18нче августында Олы Шырдан авылында куп балалы гаиләдә дөньяга килә.

Олы Шырдан авыл мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлый. 17 яшьтә утын кисә, авылда яшелчә бригадасында эшли. Аннан пенсиягә кадәр Олы Шырдан мәктәбендә кочегар булып хезмәт куя. 

1954 елда Олы Шырдан егете Нигматуллин Бахрәм Шайхулла улына кияүгә чыга. Алар бергә 29 ел матур гомер кичерә, дүрт бала тәрбияләп үстерә: 3 кыз - Сөмәя, Зөбәрҗәт, Халидә һәм 1 ул - Гарифулла.

Бүгенге көндә Сания апаның 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Ул Норлат авылында олы кызы Сөмәя тәрбиясендә тормыш итә. 

Сания апа яшь чагында балаларына оекбашлар бәйләргә, тәмле Шырдан катыгы ясарга яраткан. Без килгәнгә ул бик куанды, аны шулай хөрмәтләгәннәре өчен шатлыгыннан елап та җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев