Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ни өчен Норлат авылында чүп контейнерлары янын аунап яткан агач-куак ботаклары, төзелеш калдыклары һәм кирәкмәгән әйберләрдән чистарту өчен, авыл җирлеге үзсалым акчасын файдаланырга мәҗбүр

Норлат авылында чүп контейнерлары янындагы, ягъни савытка сыймаган агач-куак ботаклары, төзелеш калдыклары һәм башка аунап яткан кирәкмәгән әйберләрдән чистартканнар.

Бу эш халыктан җыелган үзсалым акчасына яз һәм көз көннәрендә башкарыла.

Халык белән сөйләшү, аңлату эшләре үз нәтиҗәсен бирми. Кайберәүләр акчачын түлибез дип, чүп контейнерына тиешле һәм тиеш булмаган әйберләрне дә ташлый. Гәрчә монда каты-көнкүреш калдыкларын гына салырга ярый һәм хезмәт күрсәтүче оешма авыл халкы ташлаган бәрәңге сабакларын, чыбык-чабыкны берничек тә алып китми.

Димәк, тирә-юньне чистарту авыл җирле җилкәсенә төшә. Ә контейнер тирәсен тәртиптә тоту өчен акча юк, шуңа да авыл җирлеге үзсалым акчасын файдаланырга мәҗбүр. Гәрчә бу суммалар күпкә мөһимрәк максатларга тотылыр, шуңа күрә, тәртипне һәркем үзеннән башласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев