Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Нәүрүз, Нәүрүз!

Нәүрүз, Нәүрүз! Күркәм бәйрәм бүген, Бар табигать кабат уяна. Чыпчыклар да хәтта, ишетәмсең, Язлар җитте диеп куана.

Олы Шырдан шагыйре Ирек Сафин үзенең яңа гына иҗат иткән әлеге шигыре белән оештырылган бәйрәм чарасында авылдашларын Нәүрүз бәйрәме белән котлаган.

 

-Олы Шырданыбызда 19 март көнне Нәүрүз бәйрәме булды. Авылдашларым белән бергә бәйрәмне шигырьләр сөйләп, биеп-җырлап билгеләдек, - дип уртаклаша әлеге авылның мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

 

 

– 80 яшен тутырып килүче Рәвилә апа Вәлиуллина үзенең көр, матур тавышы белән безне җырлары белән шатландырды, барлык чараларда актив катнашучы Тәскирә Закирова оста итеп шигырь сөйләде. Оештырылган бәйрәмнең иҗат өлешеннән соң инде өстәл янында кайнар ботка, күпереп пешкән коймак, авызда эрерлек кош теле һәм кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән хуш исле чәйләр эчтек. Шушы бәйрәмне оештырырга матди ярдәм күрсәткән җирлек башлыгы Рәис Кәримовка, депутатыбыз Андрей Голяшовка һәм чарада катнашкан авылдашларыма бик зур рәхмәтләремне җиткерәм, - ди Наҗия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Супер байрам, рахмат сезгэ!