Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Надежда» Норлат волонтер штабы волонтерларга һәм хәйриячеләргә рәхмәт белдерә

Хөрмәтле волонтерлар һәм Кама Тамагы районы хәйриячеләре!

Менә инде өченче ел рәттән безнең «Надежда» Норлат волонтер штабы даими рәвештә почтада фронтка җибәрү өчен сездән гуманитар ярдәм посылкалары ала. Әхмәдуллина Резеда Илдус кызына, Гөбәйдуллина Фирдания Заһир кызына, Кама Тамагы һәм Тенишево бистәсендә яшәүче һәм фронтка ярдәм итү буенча игелекле эшкә үз өлешләрен кертүче барлык халыкка – әлеге хәйрия эшчәнлеген оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сезнең посылкалар бик кирәкле һәм вакытлы килеп җитә. Безнең штаб бу товарларны сугышчыларга даими җибәрә, шулай ук тегү эшләнмәләре, "коры душ" һ.б. ясаганда куллана.

Районнарыбызның бердәмлеге киләчәктә дә ныгысын! Күңел юмартлыгы өчен зур рәхмәт сезгә!

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев