МХО һәлак булган Рәмзил Хуҗинга мемориаль такта ачылды
Бүген Украина нацистлары белән сугышта һәлак булган батыр якташыбыз Хуҗин Рәмзил хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Бу изге эшнең инициаторы Рәмзилнең көрәшче дусты – Хафизов Нияз булды. Ике фронт дустына ул үз акчасына мемориаль такталар ясарга карар кылган. Шундый чын дуслык өчен аңа зур рәхмәт.
Митингта Норлат авыл җирлеге башлыгы Саттаров И.М., авылның ветераннар советы рәисе Ягудина Р.И., солдат әниләре советы рәисе Зиятдинова А.З., ветераннар советы әгъзалары, волонтерлар, юнармеецлар, Рәмзилнең туганнары, дуслары, Норлат урта мәктәбе укучылары катнашты.
Рәмзил....
Кыю егетебез, бөркетебез
Үрнәк булып, йолдыз булып
Исемең кайтты йортыңа.
Үзең салган йорт бүген
Синең нурда коена.
Рәмзил, син үлмәдең!
Җаның йолдыз булып
Менде Норлат күгенә.
Газиз йортка кайттың
Үзең корган нигезгә!
Якты уйлар уйлый-уйлый
Кызларыңны сөя-сөя
Сөенеп корган нигезгә!
Балкып торган – зур өйгә!
Уңганлыгың, булганлыгың
Күренә һәр эшеңнән.
Кыска гомер яшәдең,
Яшеннәрдәй яшьнәдең.
Исемең калды мәңгегә,
Даның яшәр гомергә.
Нурмиева Г.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев