Мулла Илендә Әниләр көненә музыкаль комедия тәкъдим иттеләр
Әниләр көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында «Шоңкар» театр коллективы, Кама Тамагы районында яшәп иҗат итүче, үзешчән язучы Гөлшат Мөхәммәдшина пьесасы буенча куелган «Соңлаган бәхет» музыкаль комедиясен тәкъдим итте.
Әсәрнең сюжеты да, вакыйгалар үсеше дә спектакльнең буеннан-буена тамашачыларның игътибарын җәлеп итте.
Үзешчән артистлар сәхнәдә тулы бер гомер кичерде: алар тудырган образлар шулкадәр ышандырырлык һәм табигый иде, Әниләр шатлыклары, сагышлары, өмет-хыяллары булган тулы бер тормышны тамаша кылдылар.
Рольләрне:
Саимә – Рәзинә Сәйфетдинова
Гөлсем – Гөлназ Гыйззәтуллина
Вәсилә – Зилә Бикмөхәммәтова
Фәридә – Гөлнара Шакирова
Дамирә – Нәфисә Сәлахиева
башкарды.
- Тамашачыларга спектакль бик ошады, һәр эпизодтан соң көчле алкышлар яңгырады, күз яше сөртүче тамашачылар да, эче катып көлүчеләр дә аз булмады. Тамаша беткәч тә көчле алкышлар тиз генә тынмады, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев