Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында балалар өчен «Икмәк-бөтен нәрсәгә баш» дип исемләнгән чара узган

Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Икмәкнең урыны – өстәл түрендә. Ул – тормышыбыз чыганагы, элекке елларда гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган. “Икмәк – һәр нәрсәгә баш”, “Ипи-тоздан башка ашның тәме юк” кебек гыйбарәләрне без балачактан ук ишетеп үсәбез.

- Мәдәният йортында балалар өчен «Икмәк-бөтен нәрсәгә баш» дип исемләнгән чара үткәрдек. Чара барышында балаларга тәмле икмәк пешерүнең серләре, икмәкнең әһәмияте, аңа сакчыл караш булырга тиешлеге турында әңгәмә кордык. Шулай ук ипинең кеше организмына булган файдасы турында сөйләштек. Балалар икмәк безнең өстәлдә урын алсын өчен никадәр хезмәт салынуы, чәчүчеләрдән алып, икмәк салучыларга кадәр күпме кешенең тир түгүе турында белделәр, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев