Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында Хәтер көне узды
Мулла Иле авылының «Иске мәчетендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы унаеннан шахит киткән дин кардәшләребезне искә алу - Хәтер көне узды.
- 2нче май көнне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Тарихи мәчеттә Мулла Иле җирлеге белән берлектә Бөек Ватан сугышында шаһит киткән, тылда фидакарь гамәлләре белән җиңүне якынайткан авылдашларны искә алу-хәтер көне уздырылды. Көн яңгырлы булу сәбәтле чара мәчет бинасында уздырылды. Авыл халкы, чакырылган кунаклар катнашында бихисап күп хәтирәләр яңартылды. Очрашуга махсус кунак буларак чакырылган Татарстанның атказанган артисты, халык мәхәббәтен яулаган, бүген дә зал тулы тамашачыларын җыючы нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның да Казаннан кайтып төшүе авыл өчен зур вакыйга, ихтирам булды.
Быел июль аенда үзенең 70 еллык юбилеен уздыручы якташыбызның таланты искиткеч, ул милләтебез гәүһәр асылташларының берседер.
Якташыбызга чын күңелдән корычтай нык сәламәтлек телибез, олуг юбилеен яңа казанышлар, унышлар белән каршы алыр дип ышанып калабыз һәм авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Без талантлы якташыбыз белән горурланабыз, – дип яза Ирек Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев