Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Матурлык дөньяны коткарыр

Районыбызның Бакырчы авылында бик уңган, булдыклы һәм хезмәт сөючән балалар яши. Алар олыларны хөрмәт итеп, һәрчак ярдәмгә килергә әзер.

«Матурлык дөньяны коткарыр», – дип язган рус язучысы Ф.М.Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан да начар гамәлләр кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер.

«Матурлык дөньяны коткарыр», – дип язган рус язучысы Ф.М.Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан да начар гамәлләр кылмас, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белер.

Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи һәм әхлакый яктан сафландыра. Ә гүзәллекнең беренче мәктәбе – безнең туган йортыбыз, гаиләбез. Балаларның үзенчә фи­кер йөртә алуы, матурлыкны таный, күрә белүенә гаиләдә нигез салына, аннан соң олылар, укытучылар тарафыннан үстерелә.

Ә нәрсә соң ул кеше матурлыгы, гүзәллеге? Ул – бала вакыттан ук эшне сөя белү. Матурлык тудырыйм дисәң, хезмәт куярга кирәклеген барыбыз да беләбез.

Районыбызның Бакырчы авылында бик уңган, булдыклы һәм хезмәт сөючән балалар яши. Алар олыларны хөрмәт итеп, һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Шушы көннәрдә яшүсмерләр Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева белән берлектә мәдәният йорты территориясендәге чәчәк түтәлләрен чистарткан, чүп утаган.

– Балалар бер эштән читтә калмый, гел ярдәм итәргә тора. Чәчәк түтәлләрен дә бергәләшеп чистарттык. Бик зур рәхмәт сезгә, балакайлар, – дип язган Миләүшә Сәлахиева.

Матурлыкны күрергә омтылыйк, күңелләребез почмакларында гүзәллекне арттырыйк һәм балаларыбызны да матурлыкны тоярга өйрәтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев