Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КЫЗЫЛ ЯУЛЫК БӘЙЛӘ, ДУСТЫМ...

«Кызыл яулык бәйлә, дустым - кызыл яулык килешә. Кызыл яулык бәйләгән кыз теләгенә ирешә!» - дип җырлыйлар иде без яшь чакта.

Асия Наилевна Гобәйдуллина кызыл яулык бәйләп кенә йөрмәде анысы (яулыкны гомумән дә сирәк бәйли ул), әмма үз дигәненә иреште - бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгын республика күләмендә зурлап уздыру темасын дәүләт җитәкчесе югарылыгына күтәрде. 

Моның өчен бик күп хатлар язарга, авылны башкаларны җәлеп итәрлек хәлгә китерергә, бик күп финанслар түгәргә, бик күп ишекләрне шакырга туры килде аңа. "Каюм Насыйри туган җирне торгыз" фонды директоры тырышлыгы булмаса, бәлки, бу дата бер министрлык югарылыгында гына калыр иде, кем белә.


Каюм Насыйриның 200 еллыгын лаеклы үткәрү буенча ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге төрле дәрәҗәдәге дәүләт оешмалары җитәчеләре кергән оештыру комитеты төзелде. Әлбәттә инде аның составына Асия Наилевна Гобәйдуллина белән район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев кергән. 

Чыганак:Туган авылым - Кече Шырдан Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев