Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кылган гамәлләре саваплы

Безнең Васильево бистәсенең мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин динебезне, телебезне саклауга бик күп көч куя һәм тырышлыгын трибунага чыгып түгел, ә үзенең гамәлләре белән күрсәтә.

Ел саен мәчетебездә ифтарлар уздыра һәм шунда Галиаскәр Камал теат­рыннан милли җанлы артистларны чакыра. Алар да, рәхмәт яугырлары, ялындырып тормый, автобуска төялеп киләләр дә, бәйрәмгә нур биреп, һәркайсы үзләренең осталыкларын күрсәтеп, моңлы мөнәҗәтләрен, татар халык җырларын башкарып, мәгънәле скетчларын тәкъдим итеп, безнең күңелләребезне рухи азык белән тулыландыралар. Без дә артистларны якыннан күреп, аралашып, кайсын юбилее, кайсын дәрәҗәле исем алулары белән котлап, театрның үзенә барып кайткан кебек сөенәбез.


Әле тагын Илсаф, Рәсим Низамов, Назарбай кебек җырчыларны чакырып, аерым-аерым концертларын оештыра. Халык бик яратып, клуб тутырып йөри. Тамаша залына алгы ишектән керергә урын булмаса, арткы яктан керәбез.

 

Менә ул шулай үзенең нияте, эчтәлекле вәгазе белән, кунакларны очраштырып, үз телебездә аралашу мөмкинчелеге тудырганы, безне шатландырганы өчен, Васильево бистәсе мөселманнары исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Кылган гамәлләре саваплы, дәвамлы булсын иде дип телибез, - ди Васильево мөселманнары исеменнән, Хәтимә Бәдретдинова һәм Оркыя Бикмуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев