Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күркәм традиция буенча, өлкәннәр һәм балалардан торган дуслар командасы, Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хәйрия акция­се белән булды

«Без бер юлдан!» игелекле эшләр марафоны дәвам итә

Норлат балалар йортыннан, тәрбиягә бала алган гаиләләрдән булган малайлар-кызлар Казан шәһәренең «Саф йөрәкләр» хәйрия фонды ярдәме белән әби-бабайларга онытылмаслык чара оештырды. Буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту, балаларда өлкән буынга карата игелекле, ихтирамлы мөнәсәбәт, кайгыртучанлыкны тәрбияләү... Әлеге сәяхәт нәкъ менә шушы максат белән оештырылды.

Искиткеч концерттан соң, әлеге йортта яшәүчеләрнең барысы да шатланып бүләкләр алды һәм ярдәм итүчеләрнең игелек­ле йөрәкләре өчен чиксез рәхмәтен белдерде. Бәйрәмгә чыга алмаганнар гади аралашуга да шатланды. Чыгыш ясаганнан соң, без һәр бүлмәгә кереп, йөри алмау­чы әби-бабайлар белән сөйләшеп, татлы ризыклар белән сыйладык, кочакладык һәм йөрәк җылыбызны бүләк иттек.

Олы яшьтәгеләрнең ничек сөенгәннәрен күрсәгез икән! Алар үзләрен онытмаулары, игътибар өчен чиксез шат иде. Әбиләребез дә тик утыр­мый икән, җылы оекбашлар бәйләгәннәр һәм аларны балаларга рәхәтләнеп бүләк иттеләр, рәхмәт инде үзләренә.

Соңыннан, түгәрәк өстәл артында тәмләп чәй эчкәннән соң, әби-бабайлар онык­ларын җылы итеп кочаклап, ешрак килүләрен сорап, озатып калды. Кабат очрашулар насыйп булсын.

Рәисә Миңнуллина,
Яшел Үзән районы тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев