Күгеш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мини футбол ярышы узды
3 май көнне Күгеш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, яшь егетләребез тәкъдиме белән, Норлат зонасы буенча мини футбол ярышы булып узды.
7 команда жеребевка белән ике группага бүленеп уйнады.
1нче группада:
Күгеш - 2,
Танай, Мулла Иле -2;
2нче группада:
Күгеш - 1,
Мулла Иле - 1,
Бакырчы,
Юынчы командалары.
Группалардан 1 һәм 2нче урын алган командалар ярымфиналга чыкты. Танай, Мулла Иле - 2;
Мулла Иле - 1, Бакырчы.
- Ярымфиналда Мулла Иле командалары икәү үзара уйнаганнан соң, Мулла Иле - 2 командасы жиңүче булды, ә икенче ярымфиналда Танай командасы Бакырчы командасын җиңде. 3нче урын өчен Мулла Иле - 1 - Бакырчылар белән уйнап, җиңү яулады. Команда мактау грамотасы һәм бронза медале белән бүләкләнде. Финалда Танай - Мулла Иле - 2. 1:2 счеты белән Мулла Иле -2 егетләре беренче урынны алдылар, мактау грамотасы, алтын медаль һәм күчмә Кубок белән бүләкләнделәр. 2нче урын яулаган Танай командасына көмеш медаль тапшырылды. Шулай ук, яхшы һөҗүмче, сакчы һәм капкачыга призлар тапшырылды. Барлык катнашкан командаларга мактау грамоталары тапшырылды. һәрбер команда уеннары бик нык кискен, каршы уйнадылар, берсенең дә җинеләсе килми, көндәшләре капкасына бер туп азрак кертү сәбәпле, көчле Күгеш - 2 командасы ярымфиналга чыга алмады, төшеп калды. Иң яшь команда буларак Юынчы егетләре дә үзләрен сынатмады, бик яхшы уйнадылар дип атап үтәсем килә. Аллага шөкер шулай тыныч, травмаларсыз футбол ярышлары узып китте, шушы ярышларны оештыруда катнашкан барлык егетләргә һәм кызларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Әлбәттә, киләчәктә дә шундый ярышлар авыл җирлекләрендә булсын, яшьләр спортны яратып, сәламәтлекләрен ныгытып үссеннәр, авылларыбыз яшәсен, тормышларыбыз дәвам итсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, сәламәтлекләр телим, – дип җиткерде Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев